

Ингредиентлар:
Кефир-300 миллилитр
Йомырка-1 данә.
Тоз — 1 бал кашыгы
Шикәр - 1 аш кашыгы
Үсемлек мае - 3 аш кашыгы
Он-450 грамм
Көпшәкләндергеч — 10 грамм
Эчлек өчен:
Сыр-350 грамм
Йомырка-1 данә
ХӘЗЕРЛЕК:
1. Камыр:
Кефир, йомырка, тоз, шикәр һәм үсемлек мае кушыгыз. Разрыхлитель белән онны кушыгыз һәм йомшак ябешми торган камыр басыгыз
2. Эчлек:
Сырны эре угычта кырыгыз, йомырка салыгыз һәм болгатыгыз.
3. Формалаштыру:
Камырны һәм эчлекне 4 тигез өлешкә бүлегез. Кабартмаларны җәегез, эчлекне салыгыз, кырыйларын тоташтырыгыз һәм пөхтә итеп тагын бер тапкыр тәгәрәтегез
4. Кыздыру:
Хачапурины урта утта коры табада ике ягыннан да алсу булганчыга кадәр кыздырыгыз.
Кайнар хачапуриларны шунда ук атланмай белән майлагыз.