

Су — 100 миллилитр
Сөт — 100 миллилитр
Атланма май — 100 грамм
Он-130 грамм
Йомырка - 3 данә
Шикәр — 1 аш кашыгы
Тоз — чеметем
Крем өчен кирәк була:
Сөт — 400 миллилитр
Шикәр-100 грамм
Атланма май — 100 грамм
Йомырка-1 данә
Он - 1 аш кашыгы
Ваниль шикәре - 1 бал кашыгы
ХӘЗЕРЛЕК
1. Суны һәм сөтне май, шикәр һәм тоз белән бергә кайнатырга.
2. Онны кушып, камыр басарга
3. Камырны суытырга, йомыркаларны берәм-берәм кушарга, яхшылап болгатырга.
4. Камырны кондитер капчыгына салырга һәм 10 сантиметр озынлыктагы полоскаларны пергаментка утыртырга.
5. 200°C температурада алсулыкка кадәр 20 минут чамасы пешерергә.
6. Крем өчен йомырка, шикәр, он һәм сөтне кушарга. Куерганчы пешерергә, суытырга.
7. Атланмайны күпертергә һәм суынган крем белән тоташтырырга.
8. Суынган эклерларны кондитер капчыгы ярдәмендә крем белән тутырырга.
Фото: Вк/Выпекаем сами