Аш-су
15 октябрь 2025, 18:09

Иң җайлы рецептлы печенье

Бер пешерсәгез, иң яраткан ризыгыгызга әйләнәчәк бу печенье.

Иң җайлы рецептлы печеньеИң җайлы рецептлы печенье
Иң җайлы рецептлы печенье

Ингредиентлар:

1 йомырка

100 миллилитр үсемлек мае

100 грамм шикәр

300 грамм он (2,5 стакан)

5 грамм разрыхлитель

5 грамм ванилин

 

ХӘЗЕРЛЕК:

 

1. Йомырканы үсемлек мае һәм шикәр белән болгатырга, кабарганчы түгел.

2. Иләнгән он, көпшәкләндергеч һәм ванилинны бергә кушарга, йомырка янына кушып, йомшак камыр басарга.

3. Камырдан шарлар тәгәрәтергә, өстен шикәргә манып, пергаментлы табага куерга.

4. Тирәнлек ясап, һәр шарны стакан төбе белән  бастырып куярга.

5. 180°C температурада җиңелчә алтынсулыкка кадәр 20 минут чамасы пешерергә.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас