Аш-су
12 октябрь 2025, 17:10

Мондый алма бәлеше ашаганыгыз юк

Бу рецепттан соң шарлотканы онытачаксыз.

Мондый алма бәлеше ашаганыгыз юкМондый алма бәлеше ашаганыгыз юк
Мондый алма бәлеше ашаганыгыз юк

Ингредиентлар:

 

Камыр өчен:

Йомырка — 2 данә

Ваниль шикәре — 10 грамм

Шикәр — 120 грамм

Разрыхлитель — 2 бал кашыгы

Атланмай (йомшак) — 1 аш кашыгы

Сөт — 120 миллилитр

Он — 250 грамм

 

Крем өчен:

Йомырка  — 1 данә

Крахмал — 1 аш кашыгы

Шикәр — 1 аш кашыгы

Сөт — 250 миллилитр

 

Начинка өчен:

Алма — 3 данә

 

Әзерләү:

 

1. Заварной кремны Кәстрүлдә йомырканы, шикәрне һәм крахмалны кушып, яхшылап блендер белән болгатырга. Сөтне өстәгез, тагын бер тапкыр болгатыгыз. Урта утта кайнатыгыз, куерганчы гел болгатып торыгыз, куергач, уттан алыгыз һәм суынганчы вакыт-вакыт болгатып торыгыз.

 

2. Камыр әзерләү:

Бер савытта йомыркаларны ваниль һәм гади шикәр белән болгатырга. Сөт һәм йомшак атланмай өстәргә, болгатырга. Онны разрыхлитель белән кушып, сыек продуктлар янына өстәргә, камыр болгатырга.

 

Алмаларны тышыннан, төшләреннән чистартып, турарга.

 

4. Пирогны җыю:

Диаметры 22–24 см булган формага пергамент кәгазе җәяргә, майларга. Төбенә алмаларны салырга, өстенә камырны салып, тигезләгез. Кремны кондитер мешогына салыгыз һәм камыр өстенә спираль рәвештә сылагыз.

 

180°C температурада 30–35 минут пешерегез. Пирог суынгач тәмлерәк була!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас