Аш-су
10 октябрь 2025, 16:50

Менә ни өчен гранатны төше белән ашарга кирәк

Бу җимештә кеше организмына гаять зур йогынты ясый торган тулы бер витамин-минераль комплекс бар. Гранат согында 15 төрле аминокислота бар, шуларның 6сын гранаттан тыш иттә генә табарга мөмкин. Укыгыз һәм үзегез өчен нәтиҗәләр ясагыз!

Менә ни өчен гранатны төше белән ашарга кирәкМенә ни өчен гранатны төше белән ашарга кирәк
Менә ни өчен гранатны төше белән ашарга кирәк

Гранатның файдалы үзлекләре.

 

1. Гормональ фонны җайга сала.

Гранат төшендә организмда гормналь балансны торгыза торган майлар бар икән. Бу җимешкә хатын-кызларга аерым игътибар бирергә кирәк.

 

2. Табигый инсулин ролендә чыгыш ясый.

Гранат шикәр диабеты вакытында бик файдалы. 0,5 чәй кашыгы гранат согы шикәр күләмен көнгә 4 тапкыр киметә.

 

3. Гемоглобинны күтәрә.

Анемия белән интегүче кешеләргә көненә 30 минут алдан ике ай дәвамында көненә 3 тапкыр 0,5 стакан гранат согы эчәргә киңәш ителә.

 

4. Авыз куышлыгын дезинфекцияли.

Гранат кабыгыннан ясалган кайнатма авыртуны бетерә һәм стоматит, фарингит һәм ангина вакытында тамакны һәм авызны дезинфекцияли.

 

5. Хәтерне яхшырта.

Дүрт атна дәвамында 8 грамм гранат согы куллану вербаль һәм күрү хәтере күрсәткечләрен сизелерлек яхшырта.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас