Аш-су
7 октябрь 2025, 09:47

Белен пешерәбез

Әбидәгечә килеп чыга бу рецепт буенча! Һичшиксез пешереп карагыз! Җаныгызга май булып ятачак.

Белен пешерәбезБелен пешерәбез
Белен пешерәбез

Ингредиентлар:

300 миллилитр җылы сөт

300 миллилитр җылы су

1 аш кашыгы коры чүпрә

1 аш кашыгы разрыхлитель

1 йомырка

125 грамм манный ярмасы

300 грамм он

 

ХӘЗЕРЛЕК:

 

1. Су һәм сөт кушарга, чүпрә һәм бал (яки шикәр) өстәргә.

2. Йомырка салырга, тоз, манный, он һәм көпшәкләндергеч өстәргә, яхшылап болгатырга.

3. Камырны җылы урында 30-60 минут күтәререлергә калдырырга.

4. Коры табаны җылытырга, беленне бер яктан 1 минут, икенче яктан 15 секунд кыздырырга.

5. Әзер коймакларны атланмай белән майларга.

6. Бал, каймак яки кайнатма белән бирергә.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас