Аш-су
4 октябрь 2025, 12:50

Балаларга тәмлекәч

Бу тәмлекәч "Киндер" тәмен искә төшерә. Балалар кабат-кабат пешерергә сорый. Бу кибет ашамлыгы түгел инде, тәмлелеге...

Балаларга тәмлекәчБалаларга тәмлекәч
Балаларга тәмлекәч

КАМЫР ӨЧЕН ИНГРЕДИЕНТЛАР

Он-160 грамм

Шикәр-150 грамм

Үсемлек мае-100 миллилитр

Йомырка-4 данә

Какао-40 грамм

Көпшәкләндергеч — 2 бал кашыгы

ЭЧЛЕК ӨЧЕН ИНГРЕДИЕНТЛАР

эремчек 9% — 300 грамм

Кукуруз крахмалы - 2 аш кашыгы

шикәр-4 аш кашыгы

йомырка-1 данә

ванилин — 1 пакет

ХӘЗЕРЛЕК

1. Эчлек: эремчек, йомырка, шикәр һәм ванилинны бергә кушыгыз, блендер белән болгатыгыз. Крахмал өстәп, көрәкчек белән болгатыгыз.

2. Камыр: йомырканы шикәр белән ак массага кадәр болгатыгыз, майга салыгыз. Он, какао һәм көпшәкләндергеч өстәгез, тозлагыз, болгатыгыз.

3. «Юрган»эффекты өчен камырны һәм эчлекне чиратлаштырып, формага салыгыз.

4. 180°C та 30 минут чамасы пешерегез.

Әзерлекне шырпы белән тикшерегез.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас