

Ингредиентлар:
Эремчек (уртача майлылыкта) - 250 грамм
Йомырка - 2 данә
Шикәр-70 грамм
Он-250 грамм
Үсемлек мае-1 аш кашыгы (камырга)
Алма-1-2 данә
Тоз — 1/2 бал кашыгы
Сода - 1 бал кашыгы
ХӘЗЕРЛЕК:
1. Тирән савытта шикәр һәм бер чеметем тоз салынган йомырка күпертергә, 1 аш кашыгы үсемлек мае кушарга һәм җиңелчә күбеккә кадәр болгатырга.
2. Эремчек өстәргә һәм венчик белән бөртексез бертөрле массага кадәр яхшылап болгатырга.
3. Алманы чистартырга, үзәген алырга, вак шакмак белән турарга һәм эремчек катнашмасына салырга, болгатырга.
4. Сода өстәргә, аннары онны өлешләп иләргә һәм куе камыр болгатырга.
5. Камырны тактага сибелгән он өстенә салырга, он белән өстенә юмарт сибәргә һәм 7-8 миллиметрлы катланма тәгәрәтергә.
6. Пластны зур булмаган квадратларга кисәргә.
7.Коймак пешергән кебек табада пешерергә. Һәрбер ягын икешәр минут.