

Ингредиентлар:
Камыр өчен:
Йомырка -3 данә.
Шикәр - 5 аш кашыгы
Тоз — чеметем
Коры сөт яисә каймак-5 аш кашыгы
Он-5 аш кашыгы
Эчлек өчен:
Куертылган сөт-1 банка
Бананнар-1-2 данә
ХӘЗЕРЛЕК:
1. Йомырканы миксер белән күбеккә кадәр болгатыгыз. Шикәр һәм тоз өстәгез, тагын тыгыз массага кадәр яхшылап болгатыгыз.
2. Коры сөт һәм он кушыгыз, шома консистенциягә кадәр болгатыгыз - бу камыр коймак камырына караганда бераз куерак килеп чыгарга тиеш.
3. Табаны пешерү өчен кәгазь белән каплагыз, камырны юка тигез катлам итеп кәгазь өстенә сөртегез һәм кырыйларын пөхтә итеп тигезләгез.
4. 180°C температурада җиңелчә алтынсулыкка кадәр 5-7 минут чамасы пешерегез.
5. Корж кайнар булганда, аны куертылган сөт белән майлагыз, чистартылган бананны салыгыз һәм рулет итеп төрегез.
6. Теләсәгез, өстенә кыркылган шоколад, чикләвек, кокос йомычкасы яки шикәр пудрасы сибегез.