+26 °С
Болытлы


Маринад (1 литр суга):
6% серкә — 100 миллилитр
Тоз — 50 грамм
Лавр яфрагы-1 данә
Кара борчак борычы-5 данә
Хуш исле борыч-3 данә
Ничек маринадларга:
Яшь ак гөмбәләрне генә кулланабыз.
Чистартырга, юарга. Эреләрен-кисәргә.
Суда 5 минут кайнатырга, аннары сөзгечкә салырга һәм салкын су белән чайкарга.
Кайнап торган суга тоз, серкә, тәмләткечләр өстәү - ул безнең маринад.
Гөмбәләрне маринадка салырга һәм гөмбәләр төпкә утырганга кадәр әкрен утта пешерергә.
Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырырга, маринад салырга, ябарга.
Салкынча урында сакларга. Искиткеч тәмле һәм хуш исле килеп чыга!