

Ингредиентлар (стакан-250 миллилитр):
кефир — 1 стакан
шикәр — 1 стакан
манный ярмасы — 1 стакан
сөт — 1 стакан
йомырка — 2 данә
атланма мае — 50 грамм
он — 150 г
көпшәкләндергеч — 1 пакетик
тоз — чеметем
Пирог йомшаграк булсын өчен:
җылы сөт — 3-4 аш кашыгы ( пирогка сеңдерү өчен)
шикәр пудрасы — 100 грамм
ярты лимон согы
ХӘЗЕРЛЕК:
1. Кефир, манный, йомырка, шикәр һәм эретелгән майны бергә болгатыгыз, 20-30 минут кавакыт-вакыт болгатып торыгыз.
2. Иләнгән он, көпшәкләндергеч, тоз һәм лимон согы өстәгез. Яхшылап болгатыгыз.
3. Камырны атланмай белән майланган пергаментлы формага салыгыз.
4. 180°C та коры шырпыга кадәр 50-60 минут пешерегез.
5. Әзер бәлешкә формада ук җылы сөт сибегез һәм суынырга калдырыгыз.
6. Шикәр пудрасын лимон согы белән кушып, суынган тәмлекәчкә сөртегез.