+26 °С
Болытлы


Ингредиентлар:
йомырка-1 данә
шикәр-200 грамм
ваниль шикәре - 1 аш кашыгы
тоз — 1 чеметем
көнбагыш мае - 3 аш кашыгы
каймак-150 грамм
он-400 грамм
көпшәкләндергеч — 1 бал кашыгы
шикәр пудрасы — теләк буенча
ХӘЗЕРЛЕК
1. Мискида шикәр, тоз, ваниль шикәрен йомырка белән күпертергә.
2. Үсемлек мае һәм каймак өстәргә, яхшылап болгатырга.
3. Йомшарткычлы он кертергә һәм йомшак камыр болгатырга.
4. Теләгән формадагы печенье формалаштырырга.
5. 180°C температурада җиңелчә алтын төскә кергәнче 15 минут чамасы пешерергә.
6. Теләк булса - шикәр пудрасы сибәргә.
Тәмле булсын!