

Он-350 грамм
Атланма мае яки маргарин-200 грамм
Каймак-200 грамм
Ваниль шикәре - 2 бал кашыгы
Көпшәкләндергеч - бал кашыгы
Алма-4-5 данә.
Шикәр — 150 грамм (тәме буенча)
Лимон согы - 2 Аш кашыгы
Лимон цедрасы, йөзем — теләк буенча
ХӘЗЕРЛЕК:
1. Мискида йомшак май, каймак һәм ваниль шикәрен кушарга. Болгатырга.
2. Онның яртысын көпшәкләндергеч белән болгатырга, май янына иләргә, камырны баса башларга.
3. Калган онны сибәргә, йомшак, ябышмый торган камыр басарга.
4. Эчлек өчен алманы эре угычта ышкырга, лимон суы, шикәр һәм теләк буенча цедра, йөзем өстәргә. Болгатырга.
5. Камырны турыпочмаклыкка (15×30 см) тәгәрәтергә, уртага эчлек салырга.
6. Башта камырның бер кырыен, аннары икенчесен урарга. 4-5 сантиметрлы рулетларга кисәргә.
7. 200°C температурада алсуланганга кадәр 25-35 минут пешерергә.