Аш-су
12 август 2025, 18:35

ТӘМЛЕ ҖИЛӘК БӘЛЕШЕ

Кирәк була:

ТӘМЛЕ ҖИЛӘК БӘЛЕШЕТӘМЛЕ ҖИЛӘК БӘЛЕШЕ
ТӘМЛЕ ҖИЛӘК БӘЛЕШЕ

Он — 200 грамм

Разрыхлитель — бал кашыгы

бер чеметем тоз

Шикәр — 100 грамм

бер чеметем ванилин

Йомырка — данә

Атланмай — 100 грамм

 

Эчлек өчен

100 грамм — каймак

100 грамм — куертылган сөт

1,5 аш кашыгы — кукуруз крахмалы

300 грамм — җиләк (мәсәлән, кара һәм кызыл карлыган)

 

ХӘЗЕРЛЕК:

1. Атланмайны кискәләргә, савытка салырга, шикәр һәм ванилин өстәргә, бер масса булдырырга.

2. Йомырка һәм бер чеметем тоз катнаштырырга.

3. Онны көпшәкләндергеч белән иләргә, акрынлап массага өстәргә, йомшак ком камыры болгатырга.

4. Камырны формага салырга, тигез итеп таратырга һәм читлек ясарга.

5. Җиләкләрне крахмал белән болгатырга, камырга салырга.

6. 180°C температурада 25 минут чамасы пешерергә.

7. Каймакны куертылган сөт белән болгатырга.

8. Духовкадагы бәлеш өстенә салырга.

9. Пирогны бүлмә температурасында 3 сәгатькә суынырга  калдырырга.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас