Аш-су
10 август 2025, 13:08

Йогурттан пирог

Сак булыгыз! Бу тәмлекәчне бер пешерсәгез, гел пешерәсе килеп тора!

Йогурттан пирогЙогурттан пирог
Йогурттан пирог

Ингредиентлар:

Йомырка — 4 данә (бүлмә температурасында)

Йогурт — 1,5 стакан (350 грамм)

Шикәр — 3 аш кашыгы

Крахмал — 3 аш кашыгы

Көпшәкләндергеч — 1 бал кашыгы

Шикәр пудрасы — бизәү өчен

 

ХӘЗЕРЛЕК:

1. Йомырканың сарысын агыннан аерыгыз. Сарылыкка шикәр салыгыз,эрегәнче һәм төсе агарганчы венчик белән болгатыгыз. Көпшәкләндергеч һәм крахмал салыгыз, яхшылап болгатыгыз. Йогурт салыгыз, тагын болгатыгыз.

2. Йомфрканың агын миксер белән тыгыз тотрыклы күбек булганчы (якынча 10-15 минут) күпертегез.

3. Массаларны берләштерү: камырның күперелгәнен сакларга тырышып, силикон калак белән түбәннән өскә әйләнә хәрәкәтләр ясап, күпертелгән аксымны сары массага ипләп кенә салыгыз.

4. Пешерү: форманы (яки табакны) пешерү өчен кәгазь белән ябыштырыгыз, камырны агызыгыз. 170°C ка кадәр кыздырылган мичтә өсте алсуланганга кадәр 30-40 минут пешерегез.

Суынын көтеп, кисәкләргә бүлегез!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас