Аш-су
7 август 2025, 07:47

Торт пешерәбез

Авызында эри ул! Гади әзерләнә, ә нәтиҗә — барлык көткәннәрдән югарырак.

Торт пешерәбезТорт пешерәбез
Торт пешерәбез

Ингредиентлар:

 

Камыр өчен:

йомырка-1 данә

эремчек-200 грамм

шикәр - 1 стакан

ванилин — теләгегез буенча

сода (сүндерелгән) - 1 бал кашыгы

он-якынча 300 грамм

 

Крем өчен:

сөт-500 миллилитр

йомырка-1 данә

шикәр - 1 стакан

он-3 аш кашыгы

ванилин- телегәгәз буенча

атланмай-150 грамм

чикләвек - 150 грамм

 

ХӘЗЕРЛЕК:

1. Крем өчен йомырканы шикәр, он һәм ванилин белән күпертегез. Сөт салыгыз, яхшылап болгатыгыз һәм әкрен утка куегыз. Куерганчы утта тотып, болгатып торыгыз. Тулысынча суытыгыз.

2. Савытта эремчек, йомырка, шикәр, ванилин һәм сүндерелгән соданы кушыгыз. Йомшак, тыгыз камыр басып, акрынлап он сибегез. 6-8 өлешкә бүлегез.

3. Һәр кисәкне, табага карап, юка түгәрәккә әйләндерегез. Чәнечке белән кадагыз һәм коры табада ике яктан кызарганчы кыздырыгыз.

4. Майны купшыланганчы болгатыгыз. Суытылган кремне, шома крем дәрәҗәсенә кадәр болгатып, һәр коржик өстенә өлешләп, сылагыз.

5. Суыткычта ким дигәндә 6 сәгатькә калдырыгыз.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас