Аш-су
2 август 2025, 09:05

Иң тиз пешерелә торган сметанник!

Бу рецепт өчен сезгә кибеттән тарталетка сатып алырга кирәк...

Иң тиз пешерелә торган сметанник!Иң тиз пешерелә торган сметанник!
Иң тиз пешерелә торган сметанник!

Кирәк була:

Тарталеткалар-15 данә;

Йомырка-1 данә;

Каймак 20 процентлы-350 грамм;

Шикәр-4 аш кашыгы;

Бәрәңге крахмалы-1 аш кашыгы

Тирән савытта бөтен ингредиентларны болгатабыз һәм килеп чыккан эчлекне таратлеткаларга калаклап салабыз. Тутырылган тарталеткаларны пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез һәм 170 градуска кадәр кызган духовкага 35 минутка озатабыз. Теләгегез булса җиләкләр белән бизәргә була (фотода төше чыгарылган чия).

Тәмле булсын!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас