

1. Кишер суы.
Атнага 3-4 тапкыр бер стакан эчсәң, иң зур эффект. Бер стакан сокка 500 грамм чамасы кишер туры килә.
2. Җиләк һәм каен җиләге.
Әлбәттә, пешерелмәгән җимешләр иң зур нәтиҗә бирәчәк.
3. Чөгендер.
Аны угычта уарга да, аннан чөгендер суы ясарга да мөмкин.
4. Бал, әстерхан чикләвеге һәм мүквә рецепты –
канда кыйммәтле аксымны арттыру өчен менә дигән чара. Тигез пропорцияләрдә катнаштырырга мөмкин. Хәзерләү белән үк вак порцияләр белән куллану яхшырак булыр.
5. Аерым үләннәр җыю.
Икешәр аш кашыгы кычыткан һәм бөрлегән яфрагы, шулай ук өчәр аш кашыгы сары мәтрүшкә һәм ромашка чәчәге алырга. Боларның барысын да вакларга, болгатырга һәм термоска салып, 700 граммга якын кайнар су салырга. Көненә өч тапкыр берәр стакан эчәргә кирәк.
6. Бал белән гөлҗимеш эчәргә –
иммунитет һәм гомуми тереклек көче өчен генә түгел, ә гемоглобинны арттыру өчен дә файда.
7. Һәм, ниһаять, безнең рационны тәшкил итәргә тиешле азык-төлек: бавыр, сыер ите, бозау ите, карабодай, алма, кура җиләге, гранат. Болар барысы да организм өчен, аерым алганда, гемоглобин өчен алыштыргысыз продуктлар.