Аш-су
28 июль 2025, 12:59

Помидор маринадлыйбыз

Помидор эре, банка авызына сыйдырып булмаган очракта, аны кисеп маринадлап була.

Помидор маринадлыйбызПомидор маринадлыйбыз
Помидор маринадлыйбыз

Стерилизацияләнгән банкага эре кисәкләргә бүленгән помидорны тутырабыз, өстенә түгәрәкләп киселгән суган яки 1-2 тырнак сарымсак салырга кирәк. Аннары әзер рассолын коеп, тагын 8-10 минут чамасы сулы кәстрүлдә кайнатып алабыз. Рассол болай әзерләнә: 4 л суга 6 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы, 70 г үсемлек мае һәм 4 аш кашыгы уксус салабыз.

Тәмле булсын!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас