

Кирәк була:
* йомырка-2 данә.;
* банан-3 данә.;
* шикәр — 140 грамм;
* атланма май — 100 грамм;
* какао-40 грамм;
* он-180 грамм;
* көпшәкләндергеч — бал кашыгы;
* ванилин- 1 пакетик;
* тоз-0,5 бал кашыгы;
* шоколад яки чикләвек — 40 грамм (теләк буенча).
Хәзерлек:
1. Духовканы 180 градуска кадәр җылытырга.
2. Бер тирән савытта бананнарны ананнарны чистартырга һәм төяргә.
3. Банан янына йомырка өстәргә һәм венчик белән яхшылап болгатырга.
4. Банан белән йомырка янына эретелгән атланмай, шикәр, тоз өстәргә һәм тагын бер кат болгатырга.
5. Онны какао, көпшәкләндергеч һәм ванилин белән болгатырга. Камырны болгатып, калган ингредиентларга икегә бүлеп иләргә.
6. Камырга шоколад һәм чикләвек кисәкләре өстәргә була.
7. Әзер камырны пешерер өчен пергамент кәгазе белән капланган яки май белән майланган һәм он сибелгән формага салырга. Кекс өстенә шоколад яки чикләвек кисәкләре сибәргә мөмкин.
8. Кексны 180 градуска кадәр җылытылган духовкага 50-60 минутка җибәрергә. Агач таяк белән әзерлеген тикшерергә.
9. Кексны формадан чыгарырга һәм алга таба суыну өчен тактага яки рәшәткәгә күчерергә. Суынган кекска шикәр пудрасы сибәргә була.