Аш-су
25 июль 2025, 10:10

Солы киселе ашказаны, бавыр һәм бөер өчен файдалы

Солы көчне кайтара, энергия бирә, депрессиядән ярдәм итә. Әзерләү өчен алырга кирәк:

Солы киселе ашказаны, бавыр һәм бөер өчен файдалыСолы киселе ашказаны, бавыр һәм бөер өчен файдалы
Солы киселе ашказаны, бавыр һәм бөер өчен файдалы

- 1 стакан солы ярмасы

- 5 стакан су

- 1 стакан сөт

- бал

Утка куярга һәм сыек кисель хәленә җиткәнче әкрен утта кайнатырга.

Аннары сөтне баштагы күләменә кадәр Өстәргә һәм кайнатырга.

Бераз суынгач, 4 аш кашыгы бал (яки үзегез теләгәнчә) өстәргә.

Көн буе теләгән кадәр эчегез.

 

Солы киселе организмны еллар буе дөрес тукланмаган зарарлы матдәләрдән чистарта. Киселне даими куллану чыдамлылыкны арттыра, дәрт, энергия бирә, озак һәм сәламәт яшәүгә ярдәм итә. Моннан тыш солы бөртекләреннән кисель:

 

- терелтү сыйфатына ия

- организмдагы матдәләр алмашы процессларын яхшырталар

- холестерин дәрәҗәсен киметәләр

үт кудыру сыйфатларына ия

- май алмашуны җайга салалар

- ашказаны асты бизенең эшенә уңай йогынты ясыйлар

- ашказанының төрле авырулары вакытында авыртуны киметә

- атеросклерозны профилактикалау өчен хезмәт итәләр

- тиренең корылыгын һәм кабыгын тоюны бетерәләр

- шешүләрне булдырмый калалар

- иммунитетны ныгыта

- күрү сәләтен яхшырта.

 

Солы кеселенең кире күрсәтмәләре юк. Һәм бу бик күңелле. Әгәр кемдә дә булса индивидуаль түземсезлек очраса гына.

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшүегез хәерлерәк!

Фото: mcqueensdairies.co.uk

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас