Аш-су
20 июль 2025, 12:27

Биш минутта кайнат та..

Биш минутта әзер булучы, желе сыман куе һәм өзеп кенә алынгандай бик тәмле  карлыган кайнатмасы рецепты

Биш минутта кайнат та..Биш минутта кайнат та..
Биш минутта кайнат та..

Бу бик гади, әмма отышлы ысул белән кайнатылган кайнатма кара карлыганның тәмен дә, витаминнарын да саклый.

2 өлеш су,

8 өлеш + 4 өлеш шикәр комы,

8 өлеш карлыган

кирәк була.

Эмаль савытка 2 өлеш су,  8 өлеш шикәр комын салып, кайнатып чыгарабыз. Юып саркыткан 8 өлеш карлыганны салып, болгаткалап торып, шулай ук кайнатып чыгарабыз. Күбеген җыя-җыя 5 минут кайнаткач, утны сүндереп, калган 4 өлеш шикәр комын кушып, эреп беткәнче болгатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, чиста тимер яисә капрон капкачлар белән ябабыз. Банкаларны юрган яисә башка җылы япма белән каплап, бер тәүлеккә калдырабыз. Суынгач, суыткычта саклыйбыз.

Өлеш дигәндә, карлыганның күләменә карап, чынаяк, 0,5 литрлы банка кебек савытлар кулланыла. 

Биш минутта кайнат та..
Биш минутта кайнат та..
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас