

Әгәр дә ел дәвамында су урынына сырганак ботакларыннан һәм яфракларыннан чәй эчсәң, авыруның башлангыч стадиясендә сәламәтлек тулысынча торгызылачак. Авыру башланган очракта, яңа сөт белән балга салып, көнгә 3 тапкыр 50шәр грамм сырганак җиләге эчәргә кирәк. Бер генә көн дә калдырмыйча, ел буе дәваланырга кирәк.
Нәтиҗәдә, ун авыруның җидесе тулысынча савыга, ә һәр бишенчесендә яман шеш күзәнәкләренең үсеше сүнә. Дәвалануның ничек узуын күрү өчен даими рәвештә тикшерү узарга кирәк. Бу ысул белән балалар тизрәк савыга.
Дәвалау чәйен әзерләү өчен, 200 грамм яфракны һәм 300 грамм сырганак ботагын җылы су белән юарга, аннары аларга кайнар су сибәргә, керамик яки балчык савытларга салырга, салкын су салырга, кайнатырга һәм 5 минут йомшак утта пешерергә кирәк. Савыт-сабаны плитәдән алырга, сөлге белән төрергә һәм суынганчы калдырырга. Шуннан соң марля аша агызырга һәм кайнатманы салкынча урынга сакларга куярга. Куллану алдыннан бераз җылытырга.
Балга җиләк төнәтмәсе әзерләү өчен, 0,5 килограмм ачык сары яки кызгылт сары төстәге сырганак җимешен юарга, салкын су салырга һәм ярты сәгатькә калдырырга кирәк. Шуннан соң җиләкләрне керамик яки балчык савытларга салырга, 1 килограмм карабодай балы салырга һәм бер ай салкынча урында торырга. Җиләкне төйгәләү кирәк түгел. Бал кирәкле компонентларны үзе тартып чыгарачак.
Кулланыр алдыннан табиблар белән киңәшләшкргә онытмагыз!