

30 грамм лавр яфракчасын ваклагыз, 1 аш кашыгы үсемлек мае салыгыз. Хәзер су мунчасына бер сәгать кайнатабыз. 1 атна тотабыз, аннары тагын су мунчасына, сыгабыз.
Суыткычта саклыйбыз.
Арка авыртса, аз гына май җылытабыз, бераз зәйтүн мае өстибез. Авырткан урынга сылыйбыз. Умыртка сөягенә тимибез! Бераз ятып торабыз, аркабызны дымлы сөлге белән сөртәбез. Процедура нервларны тынычландыра, мускул авыртуларын бетерә.
Мондый процедуралар артроз, ревматизм, артрит вакытында файдалы.
Сез бик арыдыгызмы, әллә нервларыгыз шаярамы? Ярдәмгә тагын лавр мае килер! Аромалампага яки кайнар әйбергә нибары берничә тамчы гына салыгыз. Бераз сабыр итегез. Озакламый кәефегез яхшырыр, күңелегез күтәренке булыр, тонусыгыз күтәрелер, арыганлыгыгыз бетәр.
Шулай ук бу май белән киселгән урыннарны майлагыз, һәм алар тизрәк төзәлер.
Чигәгә бу майны сөртегез, баш авыртуы чигенер.
Уколлардан тыгызланулар калган урыннарда бу май белән җиңел массаж ясагыз, шул рәвешле бу тыгызланулар таркалачак.
Шуны да онытмаска кирәк, бу дару аллергик реакция бирә ала. Ә мондый хәл булмасын өчен, зур булмаган тест ясагыз. Бармак фалангасына бер тамчы май тамызыгыз һәм карагыз, сездә аллергия юкмы. Реакция булмаса, димәк, куллана башларга мөмкин.
Исегездә тотыгыз, лавр маен эчкә кулланырга ярамый. Ашказанында һәм үңәчтә кан китүләр булырга мөмкин!