+26 °С
Болытлы


350 грамм чөгендер
3 данә йомырка (бизәү өчен 1 данә)
200 грамм кыяр
яшел суган
укроп
700 миллилитр су, (яки кефир)
200 грамм 15% каймак
лимон
серкә
Ничек әзерлибез:
Башта чөгендер һәм йомырка пешерәбез. Яңа пешкән кыярны шакмакларга турыйбыз, шулай ук пешкән йомырканы да турыйбыз. 3 яшел суган белән укропны вак кына турыйбыз һәм башка ингредиентларга кушабыз. Суынган чөгендерне эре угычта уабыз, тозлы-борычлы шулпага салабыз һәм барысын да яхшы итеп болгатабыз. Салкын суга каймак салабыз, яшелчәләрне өстибез. Лимон согы белән сибәбез, серкә өстибез, яхшылап болгатабыз һәм суыткычка озатабыз.
Тәмле булсын!