+24 °С
Облачно


Ашамлык йөрәк, кан тамырлары авырулары, шикәр чире, терәк-хәрәкәт аппараты (артрит, артроз һ. б., буын авырулары), җенес системасы проблемалары булган кешеләргә, шулай ук авитаминоз вакытында авыз итәргә тәкъдим ителә!
Кирәк була:
Солы бөртекләре-350 грамм
Кефир 1 процентлы- 1 стакан
Алма-2 данә
Бал - 1 чәй кашыгы
Солы итен кефир белән болгатып ботка ясарга, әмма сыек түгел! Ярты сәгатькә калдырырга, аннары туралган алмалар һәм бал өстәргә. Чыланган куллар белән икмәк пешерү кәгазе салынган савытка салырга. 200 градуста 20-30 минут пешерергә.
Тәмле булсын!