Аш-су
6 Марта 2025, 20:24

Җитез, уңган, тиктормас!

  Бу сүзләр, яшь булуына карамастан, профессиональ кондитер буларак көн күрүче-Алсу Бәдертдинова хакында. Алсу өченче курс студенты, аңа 20 яшь, ул Уфа фән һәм технологияләр университетында белем ала. Һәм ул югары уку йортында укыган вакытта үк, бу тормышта үз юлын тапкан. Ул-кондитер, татлы тортлар пешерүче. "Аена 12 торттан да ким пешергән юк, ә бүтән төрле тәмлекәчләрне дә исәпкә алсаң, көн дә диярлек заказларым бар, пешереп өлгер генә”-, дип бүлеште Алсу.

Җитез, уңган, тиктормас!Җитез, уңган, тиктормас!
Җитез, уңган, тиктормас!

 

Хәзерге студентларга карап торсаң, аларны бернәрсә дә кызыксындырмый шикелле. Бу ялгыш фикер. Алар белән якынрак танышып, сөйләшсәң, студентларның бер дә тик тормый икәнлеген ачыкларга була. Алар нәрсәгә генә өлгәшми, барсын да булдыра, һәрнәрсәгә җитешә.

Шундый үткер студентларның берсе, беркайчан да югалып калмый торган, Алсу Бәдертдинова белән әңгәмә кордык. Алсу Уфа фән һәм технологияләр университетында белем ала. Һәм ул югары уку йортында укыган дәвердә үк, бу тормышта үз юлын тапкан. Ул-кондитер, татлы тортлар пешерүче. "Аена 12 торттан да ким пешергән юк, ә бүтән төрле тәмлекәчләрне дә исәпкә алсаң, көн дә диярлек заказларым бар, пешереп өлгер генә"-, дип бүлеште Алсу.

Үзенең бу юлны сайлау тарихын да сөйләп ишеттерде:

- Һәркемнең бәләкәйдән үк яраткан шөгыле була. Ул гомере буе шул хыялны тормышка ашырырга омтыла. Минем картәнием (әтиемнең әнисе) пешеренергә ярата иде. Ул авылда иң оста чәк-чәк пешерүче, вак бәлеш, кыстыбый, зур бәлеше турында сөйләп тә торасы юк. Мин аңа зур теләк белән булыша идем. Ул бүләк иткән ак тукымага кара борчаклы алъяапкычны бүгенге көнгә кадәр, кадерләп, саклыйм.  Һәм шул вакыттан бирле тәмлекәчләр эзерләргә өйрәнү, зур хыялыма әверелде. Картинәемнең чәк-чәкләре гел күз алдымда, пешереп карыйм да бит, килеп чыкмый. Ә тәм-томнар пешерәсе килә...

Беренче тортымны 14 яшемдә, әтиемнең туган көненә пешереп карарга булдым. Могаен, ул торт иң матуры һәм иң тәмлесе дә булмагандыр: камыры да тиешлечә кабармады, тышкы кыяфәте дә уш китәрлек түгел иде. Әмма әтием аны шундый тәмләп ашады, туганнарым да авыр сүз әйтмде. Менә шул көннән, мин үземнең киләсе тормышта нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәнемне аңладым. Интернет челтәрләреннән төрле рецептлар табып, тортлар пешерергә өйрәнә башладым. Ресторан ачырмын дип, хыялландым. Уфага укырга килгәч, инде студент булгач, күп кызыклы кешеләр белән танышырга бәхет тиде, шунда үземнең белемемне арттырырга кирәк, дигән карар кылдым һәм тортларны дөрес төзү, аларны матур итеп бизәргә өйрәтә торган дәресләр алдым. Һәм ялгышмадым. Бу дөрес адым булган.

Бүгенге көндә мин көндезге бүлек студенты, димәк көндез укыйм, ә кичен, төннәрен яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Мондый график бик җиңелләрдән түгел, ләкин мин дә җайлы гына бирешә торган кеше түгел! Яраткан университетымны да калдырмыйм, эшемне дә ташламыйм! Тырышкан-ташка кадак каккан, ди бит, халкыбызның мәкале дә.

Менә бу, ичмасам, уңганлык! Исең китәр! Алсу белән сокланмый булмый.

 

Университетта уку, студентка белем алудан башка тагын бик күп  мөмкинлекләр бирә икән. Аларны кулдан гына ычкындырмаска кирәк. Үзенә шөгыль таба алганнарның сәгате, тик яткан кешенекенә караганда, ике тапкырга тизрәк атлый.

Иң мөһиме, шул мизгелләрне искә төшергәндә, күңелдә шатлык, йөрәктә горурлык хисләре барлыкка китерерлек итеп, матур тормыш кичерү.

Җитез, уңган, тиктормас!
Җитез, уңган, тиктормас!
Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас