Аш-су
11 Января 2025, 09:49

Мандариннар: сәламәтлеккә файда һәм зыян.

Күпләп мандарин ашасаң организмга нинди файда һәм нинди зыян килергә мөмкин?

Мандариннар: сәламәтлеккә файда һәм зыян.Мандариннар: сәламәтлеккә файда һәм зыян.
Мандариннар: сәламәтлеккә файда һәм зыян.

Мандариннар: сәламәтлеккә файда һәм зыян.

Салкын кыш көннәрендә мандариннан да тәмлерәк җимеш бар микән?

Ул кышкы көнбагыш бит: бердән күңелне күтәрә, икенчедән күпме ашасаң да фигурага зыян килми. Ә күпләп мандарин ашасаң организмга нинди файда һәм нинди зыян килергә мөмкин?

Мандариннарның организмга карата файдасы бик күп:

  1. Иң мөһиме, алар иммунитетны ныгыта. С витамины иммун күзәнәкләрен активлаштыра һәм организмга вируслар, инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә.
  2. Эчәкләр эшен нормальләштерү. Мандарин җимешләрендә эри торган һәм эреми торган клетчатка (пектин) бар. Беренчесе-ашказанының микрофлорасын торгызучы файдалы бактерияләр популяциясе үсешен стимуллаштыручы пребиотик. Икенчесе эчәкләребезгә башка туклыклы матдәләрне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.
  3. Мандарин холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотарга булыша. Мандариннарда булган Синефрин организмда «начар» холестеринга озак яшәргә ирек бирми.
  4. Мандариннардагы алтын- С витамины булу аркасында мандариннар тире торышын яхшырта. Аскорбин кислотасы сөякләр, сеңерләр, чәч һәм тырнаклар сәламәтлеге өчен җаваплы коллаген синтезын стимуллаштыра.
  5. Мандариннар хәтта күрү сәләтен яхшырта. Аларда булган А витамины күрү үткенлеген арттыра.

 

Әмма мандариннарның организмга карата начар тәэсире дә булырга мөмкин:

  1. Аллергик реакцияләр. Бу җимешне мондый реакцияләргә һәвәс кешеләргә һәм балаларга саклык белән кулланырга кирәк.
  2. Ашказанындагы сыеклыкның ачылык дәрәҗәсе арту. Шуңа күрә мандариннарны ач килеш ашарга ярамый, шулай ук гастрит һәм ашказаны җәрәхәте авырулы кешеләргә җимешне чамасын белеп кенә ашарга кирәк.
  3. Мандарин теш эмален җимерергә сәләтле. Мандариннарда булган җимеш кислотасы теш эмаленә зыян китерә, шуңа күрә аларны ашаганнан соң авызны су белән чайкатырга киңәш ителә.
  4. Югары гликемик индекс. Мандариннарның гликемик индексы шактый югары, шуңа күрә шикәр чире белән авыручыларга җимешне күп ашаудан тыелырга киңәш ителә.

Мандаринны көнбагыш симәнкәсе урынына ашарга ярамый икән, көненә биш кечкенә мандарин ашарга ярый, ләкин берьюлы түгел, ә көн дәвамында.

 

Мандариннар турында кызыклы фактлар:

Бер мандаринда (75 грамм) 40 калория, 0,6 грамм белок , 0,2 грамм май һәм 10,1 грамм углевод һәм азык җепселләренең кирәкле тәүлеклек нормасының 5 проценты бар.

Галимнәр мандарин исе стрессны киметергә ярдәм итә, кәефне яхшырта, рухландыра һәм илһамландыра икәнен исбатлаган.

Мандарин кабыгында ракка каршы матдә-Сальвестрол Q40 табылган.

 

Мандариннан бер тәмлекәч рецепты өйрәтәбез. Мандарин сорбеты-тәмле цитрус исенә һәм витаминнарга бай булган тәмле десерт. Ул файдалы һәм аз калорияле, чөнки яңа сыгылган мандарин согыннан әзерләнә.

Мандарин сорбеты рецепты:

Ингредиентлар (4 порциягә):

мандариннар - 800-850 г яки 500 мл мандарин согы;

шикәр — 100 г; 

лимон — 0,5 данә (50 г).

  1. Мандарин һәм лимонны юарга һәм киптерергә.
  2. Мандариннардан сок сыгарга. Лимоннан да 30 мл (2 аш кашыгы) сок сыгарга. Мандарин согына лимон согы һәм шикәр өстәргә. Шикәр эресен өчен яхшылап болгатырга.
  1. Массаны контейнерга яки башка савытка салырга, капкач белән капларга. Туңдыргычка 45-60 минутка куярга. (Масса куера башлаячак, кырыйлары буйлап боз ябыша башлый.)
  2. Савыттагы сыеклыкны бер консистенция рәвешенә килгәнче миксер белән болгатырга. Тагын 40-45 минутка туңдыргычка куярга.
  3. Сорбетны тагын 4-5 сәгать катырырга, якынча һәр 45 минут саен массаны болгатып торырга.

Барлык шартлар да үтәлгәч, сездә туңдырмага охшаш тәмлекәч килеп чыга. Агач кашык белән түгәрәкләр ясап, өстенә бөтнек сибеп, өстәлгә куйсагыз була.

Тәмле булсын!

 

Чыганак: sobaka.ru

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас