– Яшелчәләрне суда яисə парда əзерлилəр.
– Бəрəңге белəн кишерне парда тоту əйбəт. Кайнаганда өстен каплау хəерле.
– Яшелчəлəрне кайнап торган тозлы суга яисə шулпага салып пешерəлəр.
– Су белән яшелчəнең өсте капланырга тиеш.
– Башта чөгендер, кəбестə, аннан соң бəрəңге салына.
– Эре бəрəңге һəм эре яшелчəлəр витаминнарын азрак югалта, яшелчəне бөтен килеш пешергəндə, аның файдалы матдəлəре күбрəк саклана.
– Яшел төстəге яшелчəлəрне өстен капламыйча пешерəлəр. Болай эшлəгəндə аларның төсе үзгəрми.
– 1 килограмм яшелчə пешə торган суга ярты бал кашыгы чəй содасы салсаң, яшел тəмлəткечлəрнең һəм яшелчəлəрнең үз төсе саклана. Пешеп чыгуга ук аларны уттан алалар.
– Кабыкларын җылы чакта əрчилəр.
– Чистартылган яшелчəлəрне суда сакларга ярамый. Чөнки витаминнары суга күчə. Кирəк икəн, өстенə калын тастымал каплап торырга була.
– Хуҗабикəлəр яшелчə пешкəн суны шулпа итеп файдаланалар.
– Пешкəн яшелчəлəрне җылытырга ярамый, витаминнары югала.
– Яшелчəне табынга бирер алдыннан кискəлəү һəм турау максатка ярашлы.
– Яшелчə һəм җилəк-җимешне эмаль савытта пешерəлəр.
– Җəйге эсседə яфраклы яшелчə тəмлəткечлəрне аш серкəсенə манчылган чүпрəккə төреп куялар, болай эшлəгəндə алар шиңми.
– Бөрешə-шиңə башлаган яшелчəлəрне бер сəгать бер аш кашык серкə өстəлгəн салкын суда тотсаң, сабактан яңа өзеп алган кебек булыр.
– Яшелчəне томалап ябыла торган шкафта яки тартмада сакларга ярамый. Аны һава йөри торган урында тотарга киңəш ителə.
– Бəрəңге һəм башка яшелчəлəрне тутыкмый торган тимердəн ясалган пычак белəн əрчилəр. Болай эшлəгəндə кул каралмый. Бəрəңге əрчер алдыннан кулны аш серкəсе белəн сөртү дə шундый ук нəтиҗə бирə.