КИРƏК БУЛАЧАК (4 порциягə):
– 160 грамм багет;
– Ике 180 граммлы йомшак сыр;
– 150 грамм чамасы кыяр;
– 3 аш кашыгы майонез;
– 200 грамм (ике) помидор;
– 5 грамм (2-3 таяк) яшь укроп;
– ¼ бал (чəй) калагы тоз;
– кара төелгəн борыч (пычак очында булса, җитə).
Яшелчəлəрне юып киптерəбез. Əгəр дə кыярның тышы каты икəн, аны кисеп алу яхшырак булыр. Йомшак сырны кыргычның вак итеп чыгара торган ягыннан үткəрəбез дə, тирəн касəгə салабыз. Кыярны эре кыргычтан чыгарабыз, суыннан котылыр өчен бераз сыгып алабыз да, сыр янына салабыз. Шунда ук тоз белəн борыч һəм бер аш кашыгы майонез өстибез, катнашманы бертөрле массага əверелгəнче болгатабыз. Багетны ярты сантиметр калынлыктагы тигез кисəклəргə бүлəбез. Сыр-кыяр массасын тигезлəп кенə багет кисəклəренə ягабыз. Помидорны нечкə итеп түгəрəклəп кисəбез (юанлыгы якынча 2-3 миллиметр) һəм бутеброд өстенə ябабыз. Калган 2 аш кашыгы майонезны тигезлəп помидор өстенə сылыйбыз. Укропны пычак белəн ваклыйбыз да, һəрбер бутерброд өстенə сибеп чыгабыз. Бутербродларыбыз əзер! Өстəлгə эшлəп бетерү белəн үк чыгарырга кирəк.