Барлык яңалыклар
Аш-су
23 октябрь , 13:57

Керəн белəн бəрəңге – салкын тиюдəн дəва

Көз ялгызлык, моңсулык чоры булуына карамастан, күңелгə тынычлык һəм ямь өсти. Күп шагыйрь һəм иҗат кешелəре өчен илһам чыганагы булган көз аңыбызда урыпҗыю белəн ассоциациялəшə. Əмма байлык һəм матурлыктан тыш авырулар да озатып йөри аны. Алардан ничек сакланырга соң?

Керəн белəн бəрəңге – салкын тиюдəн дəва
Керəн белəн бəрəңге – салкын тиюдəн дəва

Беренче рецепт өчен безгə керəн генə кирəк булыр. Аны 3 аш кашыгы күлəменə җиткəнче кыргыч аша үткəрəбез. 1 литр су кайнатабыз да, кырылган керəнебезне шунда салабыз.

Əгəр томау һəм ютəл белəн интексəгез, башыгыздан капланып, 5-10 минут дəвамында кəстрүлнең парын суларга мөмкинсез. Алай сулый алмасагыз, кəстрүлне караватыгыз янына куегыз. Керəн парлары сезне төне буе дəвалар. Бу процедураны 10 көн рəттəн кабатларга кирəк. Һəр көнне яңа керəн кырып, чиста су кайнатырга онытмагыз.

Икенчесе рецепт та гап-гади. “Мундирлы” бəрəңге пешерəбез дə, су өстəп төябез. Шушы ук кəстрүлгə ак чыршы маен салабыз. Башыгыздан капланып, парын күпме сулый аласыз, шулай сулагыз. Дəвалауны чиратлаштырып, башта борын, аннан авыз белəн сулагыз.

Нəтиҗəсе озак көттермəс!

 

фото: freepik.

Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: