Барлык яңалыклар
Аш-су
21 октябрь , 09:50

ХАРЧО АШЫ

Харчо – грузин халкының тарихтан килгəн милли ашларының берсе. Кызыклы факт: бүтəн итле ашлардан аермалы буларак, классик харчо пешергəндə сыер ите генə кулланыла. Əмма без аны тавык ите белəн алыштырып карадык – нəтиҗəсе телеңне йотарлык булып чыкты! Хуш исле, тəмле, туклыклы ризык үзегезнең дə, якыннарыгызның да күңеленə хуш килер!

ХАРЧО АШЫ
ХАРЧО АШЫ

КИРƏК БУЛАЧАК (6 порциягə):

– 1 бройлер тавыгы;

– ярты стакан дөге;

– 1 баш сарымсак;

– 50 грамм ак май;

– 1 суган;

– 1 кишер;

– 2 аш кашыгы помидор пастасы;

– 50-60 грамм яшелчə (укроп, рəйхан);

– 1 аш кашыгы тоз.

Тавыкны салкынча суда юабыз да, порциялəр саны буенча кисəклəп турыйбыз. Аннары ит өстенə 2.5 литр кайнар су салып, əзер булганчы (30-40 минут) капкач астында уртача утта пешерəбез. Дөгене яхшылап җылымса суда юабыз. Юылган ярманы шулпага салабыз, ул бүртə башлагач (10-15 минуттан), ашка тоз өстибез. Суганны чистартабыз, кишерне юабыз, икесен дə вак итеп турыйбыз. Сарымсакны кабыгыннан чистартабыз да, шулай ук ваклап турыйбыз.

Ак майны табада җылытабыз, шуңа вакланган кишер белəн суганыбызны салып, бутый-бутый 2-3 минут уртача утта кыздырабыз. Кыздырып бетəр алдыннан табага помидор пастасы өстибез, тагы бер тапкыр яхшылап бутыйбыз. Сарымсакның ярты өлешен табага кишер белəн суган янына салабыз да, барысын бергə 5-7 минут талгын утта болгата-болгата томалыйбыз. Алга таба барысын бергə ашка салабыз.

Харчо өчен тəмлəткечне аерым ясыйбыз. Туралган сарым сагыбызның ярты өлеше калган иде, хəзер шуны кул белəн генə бераз изеп алабыз. Булган яшелчəлəребезне əйбəтлəп юабыз, турыйбыз. Сарымсакны вак итеп туралган укроп һəм рəйхан белəн кушып бутыйбыз. Безнең харчо ашы əзер! Ашны өстəлгə чыгарганда, тəмлəткеч белəн бизəп бирəбез.

 

Фото: freepik.

Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: