Барлык яңалыклар
Аш-су
21 октябрь , 17:30

ГОНАРТРОЗНЫ ДӨГЕ ДӘВАЛЫЙ

Дөге – иң файдалы ярмаларның берсе булып санала, ул халыкта борын заманнан ук популярлык яулап алган. Аның файдалы үзенчəлеклəрен беренче булып нəкъ борынгы цивилизация вəкиллəре исбатлаган. Ə Кытай, Һиндстан, Вьетнам, Япония, Тайланд һəм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең бүтəн иллəрендə ул, гомумəн, халыкның төп ризыгы булып санала. Дөге турында бер кызыклы факт: косметик пудра ясаганда да еш кына дөге кулланыла. Гонартрозны дəвалау өчен дөге белән НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ СОҢ?

ГОНАРТРОЗНЫ ДӨГЕ ДӘВАЛЫЙ
ГОНАРТРОЗНЫ ДӨГЕ ДӘВАЛЫЙ

КИРƏК БУЛАЧАК:

– дөге;

– салкынча су.

3 литрлы салкынча сулы банкага 2-3 аш кашыгы дөге салып куябыз. Иртəн аны 2-3 тапкыр юабыз да суда пешерəбез. Тоз салмыйбыз. Иртəнге аш вакытында ашау мəҗбүри. Аннары төшкə кадəр бүтəн бернəрсə ашамыйбыз да, эчмибез дə. Дəвалану курсы – бер ел. Бер генə көнне дə калдырырга ярамый.

Шуңа өстəп, кичлəрен аякларны парлатып чабындырабыз, аннары тиз генə салкынча су белəн коендырабыз, сөртəбез. Организмнан тозларны чыгарыр өчен иртəн үлəн чəе эчəргə кирəк: бер айлап – əрекмəн чəе, алга таба – кырлыган (иван-чəй), аннан соң тимьян һəм башка җəй көне җыйган файдалы үлəннəр.

Иртəн дөге ашау белəн кичен тез чабындыру гамəлен бер ай дəвамында эшлəү мəҗбүри. Үлəн чəен эчү телəгегез буенча. Нəтиҗə үзен озак көттермəс, бер айдан хəлегез яхшыруын сизəрсез!

 

Фото: freepik.

Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: