Барлык яңалыклар
Аш-су
20 октябрь , 17:30

ЯХШЫ КӘЕФ ИРТӘНГЕ АШТАН БАШЛАНА!

Йокыгыз туймый уянсагыз яки көнегез уңмаса, кəефегезне нəрсə күтəреп җибəрер микəн? Əлбəттə, тəмле ризык кына! Сер түгел: яхшы кəеф иртəнге аштан башлана! Сезнең игътибарыгызга əзерлəү күп вакыт та алмаган бәрәңге вафлие рецепты!

ЯХШЫ КӘЕФ ИРТӘНГЕ АШТАН БАШЛАНА!
ЯХШЫ КӘЕФ ИРТӘНГЕ АШТАН БАШЛАНА!

КИРƏК БУЛАЧАК (2 порциягə):

– 300 грамм бəрəңге;

– 0,5 суган;

– 1 йомырка;

– 1 аш кашыгы он;

– 1 аш кашыгы көнбагыш мае (вафля ясау əсбабын сылау өчен ул тагы азрак кирəк булачак);

– тоз (тəменə карап);

– кара төелгəн борыч (тəменə карап).

Бəрəңге белəн суганны чистартабыз, бик эре итмичə генə турыйбыз һəм блендер яки кухня комбайны аша үткəрəбез. Суган белəн бəрəңгены пюре рəвешенə килгəнче ваклыйбыз. Мондый приборыгыз булмаса, суган белəн бəрəңгене вак кыргычтан үткəрергə мөмкин. Килеп чыккан бəрəңгеле-суганлы боткабызга йомырка ватып салабыз, əзрəк көнбагыш мае өстибез, өстенə он, тоз һəм борыч сибəбез. Тагын бер тапкыр блендер аша үткəрəбез. Вафля ясау əсбабының зур вафлилар ясый торган ягын җылытабыз, кирəк дип тапсагыз, пластиналар өстен майлап чыгыгыз. Бəрəңге камырын һəр вафля өчен 1-1,5 аш кашыгы микъдарында пластиналар өстенə салабыз. Ризыкны пешерү вакытын вафля ясау приборыгызның көченə карап чамалагыз (уртача 3-4 минут). Барлыгы 9 бəрəңге вафлие килеп чыгарга тиеш.

Өстəлгə ризыкны эссе килеш каймак белəн бирергə тəкъдим ителə.

 

Фото: freepik.

Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: