Барлык яңалыклар
Аш-су
19 октябрь , 12:20

СУГАНЛЫ ЧӘЙ ФАЙДАСЫ

Суганлы чәй үпкə, бронхлар, йоткылык өстен ныгыта. Ике тапкыр кабул итүдə ютəл, томауны бетерə.

СУГАНЛЫ ЧӘЙ ФАЙДАСЫ
СУГАНЛЫ ЧӘЙ ФАЙДАСЫ

“Суганлы чəйнең” рецепты авыр түгел.

Урта зурлыктагы суганны өске тыгыз катламасын калдырып чистартабыз, турыйбыз, стаканга бушатабыз һəм өстенə кайнар су салабыз. Төгəл 12 минут шулай төнəтəбез. Аннары сөзəбез дə, варенье я шикəр комы белəн бутап, тəмлəп эчəбез. Артыннан чəй кашыгы белəн бал да йотарга мөмкин. Төнəтмəне 3 минут эчендə эчеп бетерергə кирəк, чөнки əлеге төнəтмəнең шифасы 15 минуттан артык сакланмый. Аны атна дəвамында йокыга ятар алдыннан эчəргə, аннары бер атна ял итəргə
дə; авыру бетмəсə, төнəтмə эчүне дəвам итəргə кирəк.

 

Фото: freepik.

Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: