Барлык яңалыклар
Аш-су
18 октябрь , 17:30

СОДА АНГИНАДАН ДА, ЯНГЫННАН ДА САКЛЫЙ!

Сода – һəр хуҗабикəнең өендə булган əйбер. Күптəннəн таныш бу кызгылт-ак тартма көндəлек тормышта бик кирəкле һəм файдалы əйбер булып тора. Нәрсәсе белән шулай файдалы соң ул?

СОДА АНГИНАДАН ДА, ЯНГЫННАН ДА САКЛЫЙ!
СОДА АНГИНАДАН ДА, ЯНГЫННАН ДА САКЛЫЙ!

Сода – һəр хуҗабикəнең өендə булган əйбер. Күптəннəн таныш бу кызгылт-ак тартма көндəлек тормышта бик кирəкле һəм файдалы əйбер булып тора. Кызыклы факт: сода янгынга каршы тору сəлəтенə ия, шуңа күрə сода тулы тартмачыкны аш бүлмəсендə, төгəлрəк əйткəндə, плитə янында тотарга киңəш ителə. Янгын килеп чыкса, аңа сода сибү кирəк. Азык содасын шулай ук ут сүндергечлəрен тутыру өчен дə кулланалар.

Ангина белəн чирлəгəндə, тамакны сода суы белəн чайкатырга киңəш ителə. Борын тыгылганда да ул ярдəмгə килə. Бер стакан кайнаган җылы суга тоз, сода һəм бер тамчы йод салып болгатасың. Килеп чыккан катнашма белəн көненə өчəр-дүртəр тапкыр борынны юасың. Моның да үз тəртибе бар. Бер борын тишеген кысып торып, икенчесеннəн тирəн тын алып суны борын эченə кертергə кирəк. Сыекчаны авызга таба җибəрəбез дə төкерəбез. Шул ук процедураны борынның икенче тишеге белəн дə кабатлагач, сулышыгызның иркенəюен сизəрсез. Тəүдə файдасы күренмəсə дə, берничə сеанстан соң шифасын тоярсыз.

 

Фото: freepik.

Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: