Барлык яңалыклар
Аш-су
17 октябрь , 15:01

Яшəр өчен аша!

“Ашар өчен яшəмə, яшəр өчен аша”, – ди безнең татар халык мəкале. Ашаган ризыгыбыз һəрвакыт тəмле һəм файдалы булырга тиеш! Сəламəтлегебезнең торышы, иң беренче чиратта, туклану рəвешебезгə барып тоташа, һəм “яшəр өчен” генə ашасаң да, нəрсə авыз иткəнеңə игътибар итəргə кирəк! Без сезгə тел йотарлык тəмле һəм туклыклы гөмбә, тавык белән каймакта пешерелгән карабодай рецептын тəкъдим итəбез. Рəхим итеп кулланыгыз, дуслар!

Яшəр өчен аша!
Яшəр өчен аша!

КИРƏК БУЛАЧАК (3 порциягə):

– 150 грамм карабодай ярмасы;

– 300 грамм тавык филесы (сөяксез ит);

– 150 грамм шампиньон;

– 1 кишер;

– 50 миллилитр каймак (10 процент майлылыктагы);

– 0,75 бал калагы тоз;

– 1 бал калагы тавык тəмлəткече;

– 30-45 миллилитр (2-3 аш кашыгы) үсемлек мае;

– 1-2 ботак укроп (өстəлгə куйганда).

Шампиньоннарны чистартабыз, эре кисəклəргə турыйбыз. Тирəн төпле табада үсемлек маен җылытабыз да гөмбəлəребезне шунда салабыз. Шампиньоннарны уртача утта 5-6 минут буена əйлəндерə-əйлəндерə кыздырабыз. Гөмбəлəребез кыза торсын, ə без бу вакытта кишерне юабыз, шакмаклап турыйбыз, тавык филесын зур булмаган, 2 сантиметрлы кубиклар рəвешендə ваклыйбыз. Тавык итен гөмбə янына – табага озатабыз, 2-3 минутлап (итнең төсе үзгəргəнче) бергə пешерəбез. Кишерне шулай ук табага салабыз. Тагын 4 минут, кишер йомшарганчы пешерəбез.

Карабодай ярмасын агып торган суда яхшы итеп юабыз да табага салабыз. Шунда ук тоз белəн тавык тəмлəткечен өстибез. Ярма майлансын өчен, 1-2 минут буена бутыйбутый кыздырабыз. Аннары табага каймак салабыз. 300 миллилитр су өстибез, таба эчендəге ризыкны кайнатабыз. Талгын гына утка куябыз да, карабодайны капкач астында 10-12 минут пешерəбез. Сыеклык парга əйлəнеп, ярмага сеңгəч, утны сүндерəбез дə, табаның өстен каплап плитəдə тагын 5-10 минутка калдырабыз.

Укропны вак итеп турап салабыз. Ризык бик сусыл һəм тəмле килеп чыга, аның хуш ислəре аппетитны кузгата. Ботка пешеп таралмый, киресенчə, йомшара, əмма формасын саклый.

 

Фото: freepik.

Яшəр өчен аша!
Яшəр өчен аша!
Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: