КИРƏК БУЛАЧАК (4 порциягə):
– 200 миллилитр сөт;
– 2 йомырка;
– 80 грамм шикəр комы;
– 240 грамм он;
– 7 грамм камыр йомшарткыч (разрыхлитель);
– бер чеметем ванилин, я 1-2 бал кашыгы ванильле шикəр комы.
Тирəн төпле савытка йомырка, шикəр комы һəм ванилин (я ванильле шикəр комы) салабыз. Җиңелчə күбек барлыкка килгəнчегə кадəр миксер белəн яхшылап күпертəбез. Сөт өстибез дə, тагын бер тапкыр болгатабыз. Он һəм камыр йомшарткычны вак тишекле илəк аша үткəрəбез. Бер формага килгəнче яхшылап болгатабыз. Камырыбыз шактый куе булырга тиеш. Төбе көйми торган табаны уртача утта яхшылап җылытабыз да, анда 2 аш кашыгы камыр салабыз, коймагыбыз түгəрəк, матур булып килеп чыгарга тиеш. Хоткейкның башта бер ягын 2-3 минут уртача утта кыздырабыз (өсте тонык төскə кереп, куыклар пəйда булганчы), аннары, икенче ягын борып, тагын 1-2 минутлап тотабыз. Табаны капкач белəн капларга мөмкин. Шушы ук рəвештə калган хоткейкларны да пешереп бетерəбез. Əзер хоткейкларыбызны бер өем итеп өстəлгə куябыз, тəмлерəк булсын өчен бал, каймак, башка төрле сироп яки соус белəн бирергə киңəш итəр идем.
Фото: ru.freepik.com.