Барлык яңалыклар
Аш-су
15 ноябрь 2023, 09:28

Үрдәкле-казлы бәлеш

Бу ризыкны бер пешерсәгез, гел пешерәчәксез инде сез...

Үрдәкле-казлы бәлеш
Үрдәкле-казлы бәлеш

Башта казанда үсемлек маенда шакмаклап туралган 8–10 баш суганны кыздырасың. Ул алтынсу төскә керә башлаганчы ук өстенә каз я үрдәк ите кисәкләре, зира, кара борыч, 1–2 бөртек кенә барбарис кебек аш тәмләткечләр саласың да, тагын бераз куырып аласың. Ит бераз куырылуга, кайнаган су өстисең һәм бер сәгатьләп казанның капкачын ябып пешерәсең. Шуннан өстенә туралган бәрәңге, тәменә карап тоз саласың да, тагын бер 30–40 минут, бәрәңге изелә башлаганчы, газ өстендә тотасың. Яшел тәмләткечләр белән матурлап өстәлгә бирәсең.

Бер генә искәрмә бар: суганны да, итне дә алтынсу-кызыл төскә кергәнче үк кыздырмаска кирәк! Алай тәмле булмый! Ит тә, суган да җиңелчә генә куырылырга тиеш! Бу ризыкны бер пешерсәгез, гел  пешерәчәксез инде сез. Чөнки моның бәрәңгесе авызда эреп китә торган була. Аны өлкәннәр дә, балалар да бик ярата.

Венера МӘҖИТОВАның "Өй ашлары" китбыннан (Уфа, 2017).

Автор фотосы.

Үрдәкле-казлы бәлеш
Үрдәкле-казлы бәлеш
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: