Барлык яңалыклар
Аш-су
19 октябрь 2023, 14:14

Кәбестә тозладыгызмы әле?

Тозлы кәбестәдә витаминнар күп. Тозлавы да бик җиңел.

Кәбестә тозладыгызмы әле?
Кәбестә тозладыгызмы әле?

Ингредиентлар:  кәбестә, тоз, кишер.

Чамасы: 1 кг кәбестәгә -- 25 г (1 аш кашыгы (артык тутырмыйча)) тоз, кишер (үзегез теләгәнчә).

1. Кәбестәне юып, салам рәвешендә турыйбыз. Кишерне юып, чистартып, эре кыргыч аша  чыгарабыз я турыйбыз. Тоз сибеп, болгатабыз. Уарга кирәкми.

2. Кәбестәне пыяла яисә эмаль  савытка салып, суы чыгарлык итеп, баскалап, тыгызлабрак тутырабыз. Өстенә тәлинкә я агач (капрон) түгәрәк салып, авыр әйбер белән бастырып куябыз. Су тутырылган 5 литрлы савыт уңайлы.

3. Ике тәүлекnoy  кәбестәдә актив рәвештә ачу процесслары бара. Җыелган газны чыгару өчен аны төбенә кадәр төрткәләп торгаларга кирәк.

4. Аш бүлмәсендәге температурага карап, тозлы кәбестә  5-7 көндә әзер булачак. 

5. Әзер кәбестәне банкага күчереп, суыткычка куялар. 

Фото: Freepik.

Кәбестә тозладыгызмы әле?
Кәбестә тозладыгызмы әле?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: