Барлык яңалыклар
Аш-су
17 октябрь 2023, 14:34

Төче камырга алма бәлеше

Диетик дип әйтерлек бу рецепт гадилеге белән аерылып тора һәм аңарда май, шикәр азрак кулланыла.  

Төче камырга алма бәлеше
Төче камырга алма бәлеше

0,5 литр сөткә (яисә су) ярты чынаяк үсемлек мае (ак май да мөмкин), 1 чәй кашыгы чамасы тоз салып камыр басабыз. Бер йомырка сытарга була, ул чакта камыр бераз катырак булып, кетердәбрәк торачак.

Камырны каплап куябыз да 1  кг чамасы алма турыйбыз. 1-2 кашык шикәр комы, 2-3 кашык манный ярмасы (булмаса, он да ярый) салып, бутыйбыз. Бер уч балан өстәп җибәрергә була.

Камырны ике өлешкә бүлеп, аслык һәм капкач җәябез. Эчлекне тигезләп җәеп, бөрәбез. Камыр кабарып китмәсен өчен чәнечке белән тишкәлибез. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Төче камырга алма бәлеше
Төче камырга алма бәлеше
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: