Барлык яңалыклар
Аш-су
5 октябрь 2023, 14:40

Уалып торучы камыр белән алма бәлеше

Алтын көздә табынны тәмле алма бәлеше бизәр.

Уалып торучы камыр белән алма бәлеше
Уалып торучы камыр белән алма бәлеше

200 гр ак майны  0.5 чынаяк шикәр комы, 3 чынаяк он, 1 чәй кашыгы чәй содасы белэн уабыз. Майны тәүдә кыргыч аша үткәрергә була.

Шушы катнашмага 1 чынаяк кефир, 1 йомырка салып камырны басып бетерәбез дә, каплап, 15 минут суыткычта тотабыз.

Ул арада алманы юкарак итеп турыйбыз.

Уалып тоган катнашманың бер өлешен табага  тигезләп җәябез. Өстенә алмадан әзер  эчлекне салабыз. Иң өчкә калган камырны җәеп, духовкага озатабыз.

Уалып торучы камыр белән алма бәлеше
Уалып торучы камыр белән алма бәлеше
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: