Барлык яңалыклар
Аш-су
23 август 2023, 14:25

Алмадан катлы бәлеш

Алма бәлешен бу рецепт буенча бер пешереп карасагыз, башка төрләрен онытырга да була.

Алмадан катлы бәлеш
Алмадан катлы бәлеш

"Алмалар алланган чакта алма пирүге пешерергә яратам. Аның да гадиен түгел, катлы-катлысын, юка тышлысын. Бу рецептны да миңа, берничә ел элек, Альбина Шәрипова биргән иде. Шуннан башлап, алма пирүген башка төр рецепт буенча пешергәнем дә юк. Хәер, пирүгне нәкъ шушы рецепт буенча пешереп карагач, сез дә шундый нәтиҗәгә килерсез, дип уйлыйм.

Бу пирүг «терентьевка» яисә «антоновка» сортлы алмалардан аеруча тәмле килеп чыга. Мин дә пирүг өчен алманың нәкъ шундый сортлыларын гына сайлыйм. Алманы тураганчы башта камырын басам (монысын алма караймасын өчен шулай эшлим).


Ярты стакан сөткә 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 йомырка, чеметем тоз белән шикәр комы, ярты чәй калагы камыр йомшарткыч салам да, бик үк каты итми генә камыр басам. Аны полиэтилен капчыкка алып куям да, алма турарга керешәм. Анысын бетергәч, камырны 3 өлешкә бүләм.


Башта шуның берсен духовка табасына җәеп салам да өстенә алма тезеп чыгам. Аңа мул гына итеп шикәр комы һәм бераз гына манный сибәм. Шуннан өстенә икенче
кисәк камырны җәеп ябам да, тагын туралган алма тезәм. Беренче каттагы кебек үк, шикәр комы белән манный да сибәм. Аннан инде өченче кисәк камырны юка гына җәеп өстенә каплыйм. Соңыннан читләрен матур гына итеп чеметеп чыгам. 

Арытаба 25-30 минутка пирүгне духовкага озатам. 15 минут чамасы үтүгә, аш-су бүлмәсенә гади сүз белән язып аңлата алмаслык алма исе тарала башлый. Ы-м-м! Пирүгне духовкадан йөзе килә башлау белән үк алам (кемгә ничектер, минем үземә аның сүрәнрәк пешкәне ошый). Алма пирүге дә, гадәттә, суынгач тәмле була".

Венера МӘҖИТОВАның "Өй ашлары" китабыннан. 

 

 

Алмадан катлы бәлеш
Алмадан катлы бәлеш
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: