Барлык яңалыклар
Аш-су
25 июль 2023, 13:08

Баклажан һәм ташкабактан тәмле ризык

Бу җәйге ризык үзе җиңел, үзе файдалы. Өстәвенә, бик тиз генә әзерләнә һәм тәмле килеп чыга.

Баклажан һәм ташкабактан тәмле ризык
Баклажан һәм ташкабактан тәмле ризык

Кирәк булачак:

ташкабак – 3 данә,

баклажан3 данә,

татлы борыч – 2 данә,

суган – 1 баш,

сарымсак – 2-3 тешчек,

помидор – 500 грамм,

үсемлек мае (зәйтүн мае яхшырак)  – 2 аш кашыгы,

су яисә шулпа – 1-1,5 стакан,

дәфнә (лавр) яфрагы – 1 данә,

тоз – тәменә карап,

кара борыч – 1 чеметем.

 

1․ Зур булмаган яшь ташкабак  һәм баклажаннарны юып, урта зурлыктагы кисәкләргә турыйбыз, татлы борыч һәм суганны артык эре булмаган ярымбоҗраларга кисәбез. Сарымсакны арчып ваклыйбыз.

2․ Помидорларны кайнар су белән пешекләп, аннан салкын су коеп, тышчаларын салдырганда, яхшы. Зур булмаган кисәкләргә турыйбыз.

3․ Табада уртача утта майны кыздырып, суганны йомшарганчы һәм үтә күренмәле булганчы тотабыз. Сарымсак өстәп, бер минутка калдырабыз.

4․ Ташкабакны салып, 3-4 минут кыздырабыз.

  1. Татлы борыч өстәп, шулай ук, 3-4 минут кыздырабыз.
  2. Баклажан салып, шул ук вакыт чамасы тотабыз.
  3. Помидор, кайнар су яисә шулпа, тоз һәм кара борыч, дәфнә яфрагы өстибез.
  4. Табаның капкачын ябып, 15-20 минут чамасы пешергәч, сүндереп, 10 минутка калдырабыз.
  5. Табынга яшел тәмләткечләр сибеп бирәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!

Баклажан һәм ташкабактан тәмле ризык
Баклажан һәм ташкабактан тәмле ризык
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: