Барлык яңалыклар
Аш-су
16 ноябрь 2022, 20:46

Гөбәдия бургердан тәмлерәк

Гастроблогер Зөбәрҗәт ҮТӘРБАЕВА билгеләвенчә, бавырсак, бишбармак, гөбәдия кебек милли ашлар чит ил фаст-фудларыннан күпкә тәмлерәк һәм файдалырак.

Гөбәдия бургердан тәмлерәк
Гөбәдия бургердан тәмлерәк

Башкортстанда 160тан артык милләт һәм 13 этник төркем яши. Һәркайсының үз теле, гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре һәм милли ашлары бар. Бергәләп  ризык әзерләү һәм ашау кешеләрне генә түгел, милләтләрне дә якынайта.

Гастроблогер Зөбәрҗәт Үтарбаева милли башкорт ризыкларын заманча фаст-фудка лаеклы көндәш дип исәпли. “Уңган килен” блогында ул хуҗабикәләрнең  осталык дәрәҗәсенә һәм төрле тормыш очракларына бәйле  рецептлар җыя.

Борщ, токмач, пилмән, запеканка, пылау кебек ризыкларны Зөбәрҗәт республикада иң популярлары дип саный. Аның карашынча, яшьләрдә пицца, бургерлар, роллар, бәрәңге-фри иң популяр, өлкәнрәк буын исә туңдырылган пилмән, мантый, хинкали, варениклар ярата.

Иң танылган башкорт ризыклары дип ул кымыз, казылык, бавырсак, кызыл эремчекне атый.

"Шәхсән мин вак-бәлеш, өчпочмакларны  пиццадан өстенрәк күрәм, кыстыбый һәм гөбәдия  бургерны алыштыра, как һәм бавырсак чипсылардан күпкә тәмлерәк”, – ди ул.

Гастроблогер фикеренчә, башкорт милли кухнясы горурлыгы булып бавырсак тора. Ул иң кыйммәтле кунаклар өчен, махсус очракларда гына әзерләнгән. Башкорт туенда кәләш бу татлы ризык белән кияүнең туганнарын сыйлаган. Бавырсак әзерләү – аеруча җаваплы эш. Мәсәлән, камырны эре итеп киссәң – кәләш ялкау, артык вак булса – комсыз дип уйларга мөмкиннәр. Бавырсакның төп ингредиентларының берсе – башкорт балы.

Зөбәрҗәт Үтарбаева әйтүенчә, милли башкорт ризыкларын әзерләү серләренә аның әнисе, шулай ук танышлары өйрәткән. Интернет та ярдәмгә килгән.

Фото: mgazeta.com

Гөбәдия бургердан тәмлерәк
Гөбәдия бургердан тәмлерәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: