Барлык яңалыклар
Аш-су
7 октябрь 2022, 14:57

Балан повидлосы рецепты

Балан повидлосы тәмле генә түгел, файдалы да. 

Балан повидлосы рецепты
Балан повидлосы рецепты
Балан повидлосын ясау тәртибе:
1. Баланны бөрчеп, юып, сутүткәргечтән чыгарабыз. Сутүткәргеч булмаса, пешереп алып, сөзгеч аша үткәрәбез.
2. Калын төпле савытта күбеген җыя-җыя, болгата-болгата, ким дигәндә ярты сәгать кайнатабыз. Никадәр озаграк кайнатасың, повидло шулкадәр куерак булачак.
3. 1 кг баланга ким дигәндә 1,5 кг исәбеннән шикәр комы үлчәп алабыз. Чама белән шикәр комының яртысыннан күбрәген салып, озакка сузмый гына (20 минутлап) кайнатабыз. Күбеге күтәрелсә, җыя барабыз. Балан суты көеп китәргә генә тора, болгатырга онытмыйбыз. Эмаль савытны да бик яратмый, калын төпле казанда кайнату кулайрак.
4. Калган шикәр комын салабыз да эреп беткәнче бутап торабыз. Шикәр эреп бетүгә утны сүндерсәк тә була.
5. Повидлоны кайнар килеш банкаларга тутырабыз һәм суынганчыга кадәр тынычлыкта калдырабыз. Тастымал-фәлән белән томалап кую да яхшы.
 
Суыткычта саклыйбыз.
Балан повидлосы рецепты
Балан повидлосы рецепты
Балан повидлосы рецепты
Балан повидлосы рецепты
Балан повидлосы рецепты
Балан повидлосы рецепты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: