Барлык яңалыклар
Аш-су
13 Май 2022, 16:33

Тәмле тәбикмәк

Бу рецепт белән пешергән тәбикмәк мичтә пешергән кебек килеп чыга! 

Тәмле тәбикмәк
Тәмле тәбикмәк

Башта чынаякка җылымсарак сөт, ярты чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы чүпрә салып эретергә куябыз.

Ул эрүгә, өстенә 2 аш кашыгы үсемлек мае, 750 граммлы банка җылымса сөт, ярты литр су, 1 стакан манный ярмасы салып яхшылап туглыйм һәм ун минутка ял итәргә калдырам.

Шуннан, әз-әзләп кенә он салып, сыек каймак хәленә килгәнче, изәм.

Яхшылап изгәч, ике сәгатькә җылы урынга күперергә алып куям.

Ике сәгать үтүгә, 3 йомырка салып яхшы итеп туглыйм да, пешерә дә башлыйм.

Беренче ягын капкачны ябып пешерәм, икенчесендә ачык килеш кенә калдырам. Ике ягын да эретелгән ак май белән майлап, табынга бирәм.

 

Венера МӘҖИТОВАның "ӨЙ АШЛАРЫ" (2017) китабыннан.

Тәмле тәбикмәк
Тәмле тәбикмәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: