Барлык яңалыклар
Аш-су
8 апрель 2022, 11:56

“Тулпар”ча тозланган форель!

«Тулпар» егетләре бу рецепт белән инде унбиш елдан артык файдалана. Шуннан бирле кибеттән биш хакка тозлы балык сатып алганыбыз юк. Сез дә сынап карагыз!

“Тулпар”ча тозланган форель!
“Тулпар”ча тозланган форель!

Форель – затлы, кызыл балык. Аны кибеттән сатып алганда ук, аның күзләренең, саңакларының төсенә игътибар итегез. Күзләре үтә күренмәле, балыкның төсе саргаймаган, чиста булырга тиеш. Аннан бернинди ис тә килергә тиеш түгел.

Туң форельне бары тик суыткычта, яисә салкын урында гына эретергә кирәк. Җылы һавада эретү аның тәмен бозарга мөмкин.

Балык эреп беткәч, аны тәңкәләреннән тазартабыз, башын, койрыгын кисеп алабыз. Соңыннан форельне озын пычак белән буе буенча кисеп, икегә аерабыз, умыртка сөяген тартып чыгарабыз. Балык филесын вак кылчыклардан тазартабыз. Филены 2-3 бармак киңлегендәге кисәкләргә бүләбез.

Игътибар: балыкның башын һәм койрыгын ыргытмагыз! Алардан соңыннан бик тәмле уха пешерергә мөмкин. “Тулпар”ча уха пешерергә соңрак өйрәтербез.

Форельне тозлау өчен безгә 1 килограмм балык, 1 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы тоз кирәк булачак. Игътибар: тоз ЙОДЛАНМАГАН булырга тиеш! Йодлы тоз ризыкның тәмен боза.

Тозны шикәр комы белән бутыйбыз. Катнашма белән балык кисәкләрен эченнән һәм тышыннан яхшылап сылыйбыз. Балык кисәкләрен эмальле кәстрүлгә тиресе белән аска каратып тезеп чыгабыз. Тимер савыт ярамый, ул балыкның тәмен боза. Аннары катнашманы 12-36 сәгатькә салкын урынга алып куябыз. Балыкны тозлыктан никадәр соңрак аласың, ул шулкадәр ныграк тозланачак.

Шуның белән бетте! Авыздан сулар китерә торган ризык әзер! Көн эчендә ашап бетерә алмасагыз, тозлык суын түгеп, аны полиэтилен капчыкка бер катлам итеп кенә салып, суыткычның туңдыра торган өлешендә саклагыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: https://lifehacker.ru

“Тулпар”ча тозланган форель!
“Тулпар”ча тозланган форель!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: