Барлык яңалыклар
Аш-су
5 апрель 2022, 15:29

Дөге бәлеше рецепты

Дәүләкән районының Чуенчы авылыннан Лилия ГАБДРАХМАНОВА “Тулпар” укучыларына бәлеш камырын басу серләрен чиште. 

Дөге бәлеше рецепты
Дөге бәлеше рецепты

Камыр тәмле булсын өчен, 200 гр ак май (авылныкы), 1 стакан кибет каймагы я кефир, бер чәй калагы сүндерелгән аш содасы, ярты чынаяк су алалар. Камырны басып, каплап, ял итәргә куйгач, бәлеш эчлегенә тотынырга була. Ит бәлеше өчен сыер ите янына үрдәк, каз ите кушканда тәмле була, шулай ук 2-3 суган, әнис сибәргә онытмаска кирәк.

Гөбәдия өчен дөгене исә  түбәндәгечә  пешерәләр: кайнап торган 2 литрлап суга 2 стакан юылган дөгене салып, кайнатып чыгаргач, 15 минутлап бүрттерергә дә сөзгечкә, ягъни дуршлагка салып суын саркытырга. 200 граммлап ак май, бер чәй кашыгы тоз, яхшылап юып, йөзем, күрәгә салырга. Гөбәдия духовкада 180 градуста 40-45 минутта пешеп тә чыга.
Башта кызуракка куеп, бәлешнең йөзе килгәч, утны киметергә дә мөмкин. 

***

"Тулпар"ның алдагы 2нче санына Лилия Әнәс кызы һәм Гаяз Баязит улы Габдрахмановлар гаиләсенә багышланган күләмле язма әзерләнә, дуслар. Русиянең атказанган фермеры һәм атаклы Чуенчы мәктәбенең тарих укытучысы  нинди уй-фикерләр белән яши? Бәхет сере кайда? Авылда заманча яшәп буламы? Иген игү табыш китерәме? Бу сорауларга җавап "Тулпар"ның 2нче санында!

Журналга язылырга онытмагыз! Иң мавыктыргыч язмалар -- "Тулпар"ның бары тик кәгазь вариантында! 

Дөге бәлеше рецепты
Дөге бәлеше рецепты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: