Барлык яңалыклар
Аш-су
23 февраль 2022, 11:38

Лимон бәлеше

Бәйрәм табынына нәрсә пешерергәме? Лимон бәлеше, гадәттә, беркемне дә битараф калдырмый.

Лимон бәлеше
Лимон бәлеше
  1. Җәймә өчен кирәк булачак:

- 3 чынаяк он;

- 200 гр ак май;

- 2-3 аш кашыгы үсемлек мае;

- 1 йомырка.

Тыгызрак итеп камыр басабыз да, каплап,  суыткычка куеп торабыз.

 

  1. Эчлек өчен кирәк булачак:

- 2-3 лимон;

- 1 чынаяк шикәр комы.

Лимоннарны юып, кайнап торган суга салып, 5-7 минут кайнатып алабыз. Салкын суга салып суытабыз. Кисеп, төшләрен алабыз һәм иттарткыч аша чыгарабыз. Килеп чыккан массага шикәр комын салып болгатабыз. (Бу эшләрне алюмин савытта эшләргә кирәкми, юкса, лимон кислотасы металл белән реакциягә керә.)

 

  1. Эчлек астына һәм өстенә сибү өчен “посыпушка” кирәк булачак:

350 гр он;

2 аш кашыгы шикәр комы;

200 гр ак май;  

¼ чәй кашыгы тоз һәм сода.

Ак майны эре кыргыч аша үткәрәбез яисә пычак белән ваклап, шикәр комы, тоз, сода кушып уабыз. Уалучан масса килеп чыга.

 

  1. Суыткычтан камырны алып, җәймә җәябез. "Посыпушка"ның яртысын тигезләп сибәбез. Лимоннан ясалган эчлекне салып, өстенә калган "посыпушка"ны сибәбез. 170-180 градуста 1 сәгать тирәсе пешерәбез. Табынга суытып бирелә.

 

Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

 

 

 

Лимон бәлеше
Лимон бәлеше
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: